Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 декабрь 2018, 18:19

Татар телендә иркен сөйләшүчеләр күпме?

Татар телендә иркен сөйләшүчеләр күпме?


19.12.2018 / Милләт

Татар телендә иркен сөйләшүчеләр күпме? Шәһәрдә яшәүче татарларның - 70, авылда яшәүчеләрнең 85 проценты, ана теле буларак, татар телен күрсәткән. 2001 елдан бирле татар телендә иркен сөйләшә алучы шәһәр кешеләре саны 8 процентка арткан.

Татарларның күпчелеге татар телен үзенең туган теле дип саный. Бу хакта Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйттелә, дип яза "Татар-информ".
Авылда яшәүче татарларның 86,5 проценты туган телендә иркен сөйләшә, язалар һәм укыйлар диелә. Шәһәрдә яшәүче татарлар арасында мондыйлар сан 67,6 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта авыл татарларының — 91, шәһәр татарларының 87 проценты балаларыбыз татар телендә сөйләшә белергә тиеш, дип саный.
Әлеге сораштыру 2017 елның ноябрендә 18 яшьтән өлкән 1,5 мең кеше арасында уздырылган.
"Кызыл тан"

Читайте нас: