Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәхмәт, әни!
20 октябрь 2020, 13:34

Мин беләм – ул иң яхшысы!

Рәхмәт, әни!Мин беләм – ул иң яхшысы!

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.

Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.

Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

* * *

«Мин әнием Рәсилә Вәлидова турында сөйләргә телим. Мине үстерү һәм тәрбияләп кеше итү хакына эшләгәне, һәр яхшылыгы өчен аңа рәхмәтлемен. Кадерлемнең йөзендәге һәр сызыгын яратам. Әниемнең кабарып торган йомшак чәчләре миңа аеруча бик ошый.

Ул абыем белән миңа яшәргә һәм укырга уңайлы булсын өчен бик күп эшли. Без аңа тормышыбыз белән бурычлы, туганнан бирле безне хәстәрләп, назлап үстерә, ана мәхәббәтен өләшеп яши.

Әнием минем өчен һәрвакыт беренче урында булачак, чөнки мин аны бик нык яратам. Әнием, һәрвакыт янәшәбездә булуың өчен һәм йөрәгең яратырга һәм кичерергә әзер торганы өчен рәхмәт сиңа. Мин төгәл беләм: җирдә иң яхшы әни – ул минем әни!

Читайте нас: