Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Очрашулар
26 Май 2020, 17:05

Ихлас сөйләшү

Очрашулар Ихлас сөйләшү

Волонтерларның район җитәкчесе белән очрашуы ихлас сөйләшү форматында барды. Әңгәмә барышында күтәрелгән мәсьәләләргә караганда, волонтерларны район тормышының төрле яклары кызыксындыра.

Бүгенге көндә волонтерлар отряды туксанга якын кешене берләштерә. Нәкъ алар үзизоляция режимының беренче көннәреннән њк мохтаҗларга ярдәм кулы сузды, кайнар элемтә линиясенә 200дән артык шылтырату кабул итте һәм эшкәртте, өлкән яшьтәге кешеләргә дару һәм азык-төлек илтеп бирде. Ашамлык җыелмалары таратуда актив катнашты. Адреслы зур ярдәм күрсәткән эшкуарларны да билгеләп үтү дөрес булыр.

Руслан Ринат улы быел, эпидемиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан, волонтерларның күп чаралар әзерләп үткәрүләрен билгеләде. Алар арасында патриотик акцияләр, сәламәт тормыш рәвешен прогагандалаучы онлайн бәйрәмнәр, төзекләндерү өмәләре, төрле флешмоблар һәм башкалар бар. Муниципалитет җитәкчесе ирекмәннәр хәрәкәтенең көйле һәм нәтиҗәле мәгълүмати эшен билгеләде.

– Нәкъ сезнең кебек кешеләр булганга изгелеккә ышаныч сүнмәячәк. Сезнең ярдәм мохтаҗларга азык-төлек җыелмасы яки дару илтеп бирү генә түгел бит. Кешеләргә рухи ярдәм дә кирәк. Барыгызга да ихлас рәхмәт белдерәм һәм ныклы сәламәтлек телим, – диде ул.

Читайте нас: