Очрашулар
Мәктәп дусларын җыйды
Шәрип урта мәктәбендә узган еллар чыгарылыш укучылары белән очрашу булды. Кичәне алып баручыларның тәбрикләү сүзләреннән соң җиденче сыйныф укучысы Арслан Кәримов мәктәп тарихы турында сөйләде.
Мәктәп директоры Гөлнара Арсланова кунаклар, укытучылар һәм балаларга җылы теләкләрен җиткерде. Педагогларның элекке укучылары уңышларын күзәтеп баруларын, алар өчен сөенүләрен, кыенлыкларга очраган чакларында көенүләрен билгеләде. Бүгенге малайлар һәм кызларга мөрәҗәгать итеп, гаджетлардан аерылырга, бер-берсе белән җанлы аралашырга өндәде.
Кунаклар арасында мәктәпнең элекке укучысы, әле Шәрип авыл биләмәсе башлыгы Олеся Вилданова да бар иде. Ул тормышта барчасына үз тырышлыгы белән ирешүен билгеләде. Аңа ике югары белем алу өчен шактый көч салырга туры килә. Максатка омтылучан өч бала анасы ихтыяр кљче, рух ныклыгы кебек сыйфатларын аларга да тапшырган.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ринат Миргалиев очрашуга килгән элекке укучылар арасында иң олысы иде. Ул балачак хатирәләре белән уртаклашты. Көне-төне чаңгыда шуганнарын, хоккей-футбол уйнаганнарын сагынып искә алды. Суык сыйныф бүлмәләрендә фуфайка, бњрек киеп утырсалар да, лаеклы белем алуларын, максатларына ирешүләрен ассызыклады. Ринат колхоз рәисе булырга хыяллана. Хыялы тормышка аша – утыз дүрт ел рәис булып эшли. Рус теле һәм әдәбияты укытучысына һәм аның фәненә гашыйк булуын, кайбер шигырьләрне әле дә яттан белњен белдерде, берсен сөйләп тә ишеттерде.
– Китап укыгыз, бер-берегез белән аралашыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, хыялланыгыз! – дип тәмамлады ул чыгышын, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Очрашуда мәктәпне күптән түгел тәмамлаучылар да бар иде. Айдар Хисаев Уфа шәһәренең тимер юл колледжында механик белгечлегенә укый. Ул мәктәптә тирән белемнәр алуы нәтиҗәсендә уку йортына аттестатлар конкурсы буенча имтихансыз керүен әйтте. Рудольф Гайнуллин Кушнаренко күппрофильле колледжында укый. «Башкортстан Республикасының яшь профессионаллары» төбәк чемпионатында катнашып, «Челтәр һәм система администраторлары» компетенциясе буенча беренче урын алды һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Тимур Низамов башлангыч очу әзерлеге бирүче мәктәп-интернатта яхшы укый.
Әлеге вакытта Шәрип урта мәктәбендә эшләүче Олег Миңнегалиев җиденче сыйныфта укыганда ук география укытучысы булырга карар итүен, чөнки беренче дәрестән үк бу фәнне яратуын белдерде. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча Омск өлкәсенә җибәрелә. Ике ел эшләгәч, туган ягына кайта. Утыз елдан артык педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. Химия һәм биология укытучысы булып эшләүче хатыны Гөлчирә Вәҗетдин кызы белән биш бала тәрбиялиләр. Зыялы, бердәм гаилә.
Кичәдә Шәрип урта мәктәбендә информатика укытучысы булып эшләп киткән Руслан Миңнегалиев та чыгыш ясады. Ул педагоглар династиясе дәвамчысы. Картәтисе Нәкыйп Миңнегалиев Мәмәк мәктәбе директоры, Шәрип урта мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасары, картәнисе – Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы Сәнидә Миңнегалиева гомере буе Шәрип урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Җыр-моңнан башка нинди бәйрәм булсын ди! Өченче-җиденче сыйныф укучылары безне матур чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәмне Гөлчирә Миңнегалиева алып барды. Аның мөлаемлеге, ихласлыгыннан залга җылы бөркелде.
Очрашуда катнашкан һәркем үзе өчен ниндидер мөһим, якты хис-тойгылар алгандыр дип ышанам.
Дамира МӨСӘЛИМОВА, Шәрип урта мәктәбенең математика укытучысы.