Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Очрашулар
6 февраль 2020, 18:12

Сезне биредә һәрчак көтәләр

Очрашулар Сезне биредә һәрчак көтәләр

Очрашулар

Сезне биредә һәрчак көтәләр

«Без үзебез билгеләгән юлдан алга барабыз. Элеккечә, соклангыч республикабыз белән горурланырга телибез.

Яшьләргә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Әлбәттә, сез яхшырак тормыш эзләп, читкә китә аласыз. Тик ул чакта үзегезнең түгел, ә башкалар уй-фикерләренең бер өлеше булуыгызны ачык аңларга тиешсез.

Биредә, туган җирегездә, әйе, авырлыкларны – бюрократия, акча җитмәү, бәлки үзегезне аңламауларын да җиңеп, сез үз тарихыгызны яза аласыз! Һәм ул СЕЗНЕҢ РЕСПУБЛИКА булачак.

(Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга юлламасыннан).

Рәсми булмаган шартларда районны үстерү, югары һәм урта уку йортлары студентлары белән элемтә урнаштыру турында сөйләшү барды. «Ватанга юл – үз-үзеңә юл» – очрашуның темасы шундый булды. Ә кече ватан, сөйләшү барышында билгеләнүенчә, «Сине һәрвакыт көткән урын!»

– Башка муниципалитетлардан калышуыбыз сер түгел. Хакимиятнең төп бурычы – яшенә карамастан, һәр кешенең эше һәм тормышы өчен яхшы шартлар тудыру. Карашыбыз, яшьләр, сезгә төбәлгән. Безнең командага активрак булырга кирәк. Район йөзе мавыктырырлык булырга тиеш. Әлбәттә, инфраструктура аеруча игътибар таләп итә. Матур парк, ихата, ресторан, спорт заллары төзергә кирәк. Эш урыннары булдыру, сезнең ярдәм мөһим. Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Сезнең белән элемтә булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.


Сөйләшү барышында студентлар күп кенә сораулар бирде. Булачак архитектор, дизайнчы, нефтьчеләр диплом алганнан соң аларга районда эш булырмы, нигә районда истәлекле урыннар аз, органик продуктлар җитештерүне оештырып буламы дигән һәм башка мәсьәләр белән кызыксынды.

Очрашу җылы, дустанә шартларда үтте. Ул булачак белгечләр белән очрашуның соңгысы түгел дип ышанабыз.

Альберт ВӘЛИЕВ.

* * *

Муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин төрле елларда гимназияне тәмамлаучылар белән очрашты. Алар арасында республика һәм район дәрәҗәсендәге җитәкчеләр, республика, илебезнең эре шәһәрләре, хәтта Кытай Халык Республикасы югары уку йортлары студентлары бар иде.

Руслан Ринат улы җыелучыларга хакимиятнең стратегик максатлары яңа эш урыннары булдыру, хезмәт базары торышы турында сөйләде. Җыелучылар аны ихлас тыңлады. Студентлар районга чит ил туристларын җәлеп итү мөмкинлеге белән дә кызыксынды.

– Талантлы яшьләребез укуларын тәмамлаганнан соң кече ватаннарына кайтыр дип ышанам, – диде район җитәкчесе сүзен йомгаклап.

Очрашу барышында элекке мәктәп тәмамалаучылар укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтте, чыгышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Гимназия укучылары кунакларга матур концерт күрсәтте.

Фәнгия НИЗАЕВА.

Читайте нас: