Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Очрашулар
6 февраль 2020, 12:41

Хәлләрне яхшырту максатында

Очрашулар Хәлләрне яхшырту максатында

Очрашулар

Хәлләрне яхшырту максатында

Муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин район больницасы медицина хезмәткәрләре коллективы белән очрашты. Бу аның ак халатлылар белән беренче тапкыр гына аралашуы түгел.

Больницаның баш табибы Ольга Шәйхетдинова борчыган мәсьәләрнең ачыклануын, хәзер инде аларны хәл итү өстендә бергәләп эшләү кирәклеген билгеләде.

– Авыруларга карата изгелек, ягымлы мөгамәлә безнең эштә уңай нәтиҗәләрнең берсе булып тора. Табиб белән авыру бер якта булганда гына чирне җиңеп була. Коллективны хезмәткә сәләтле, үз алдында торган бурычларны хәл итә алырлык дип исәплим, – диде Ольга Валерьевна.

Очрашуда медицина хезмәткәрләрен, район җитәкчелеген борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Туклану сыйфатын яхшырту, дәвалау һәм диагностика җиһазлары сатып алу, табибларның эше өчен шартлар тудыру мәсьәләренә кагылдылар.

Яшь белгечләр җитешмәү, матди базаның искергәнлеге, поликлиника бинасының авария хәлендә булуы – аеруча үткен мәсьәләләр булып кала.

Район хакимияте башлыгы поликлиниканы карады, функциональ диагностика, хирургия, гинекология, терапия бүлекчәләрендә булды. Палаталарга кереп, авырулар белән әңгәмәләште, тизрәк сәламәтләнүләрен теләде. Азык-төлек блогында ашларны тәмләп карап, сыйфатын билгеләде. Авырулар табиблар һәм персонал исеменә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Мондый очрашуларның максаты – эшләрнең ничек баруы турында отчет тотып, азактан оныту түгел, ә хәлләрне, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, тамырыннан үзгәртү.

Читайте нас: