Яңа көн
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Очрашулар
10 декабрь 2019, 17:00

Тәҗрибә уртаклаштылар

Очрашулар Тәҗрибә уртаклаштыларШушы көннәрдә район ветеринария станциясе Мордва Республикасыннан кунаклар кабул итте. Алар тәҗрибә уртаклашу һәм Башкортстан Республикасында малларны тамгалау буенча эш белән танышу өчен килде.

Тәҗрибә уртаклаштылар

Шушы көннәрдә район ветеринария станциясе Мордва Республикасыннан кунаклар кабул итте. Алар тәҗрибә уртаклашу һәм Башкортстан Республикасында малларны тамгалау буенча эш белән танышу өчен килде.

Мордва Республикасы делегациясен республика ветеринария хезмәте начальнигы А. Кечайкин җитәкләде. Аның составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары О. Летяйкин, министрлыкның бүлек начальнигы В. Печнов, дәүләт ветеринария инспекторы Д. Клементьев, «Мордва дәүләт токымчылыгы» җәмгыяте директоры О. Луконина кергән.

Кунакларны Башкортстан Республикасы ветеринария идарәлеге начальнигы А. Җиһаншин, идарәлекнең бњлек начальнигы Р. Байкиев, «РегАгро» җәмгыяте җитәкчесе С. Шерстобитов, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының токымчылык эше буенча бүлек начальнигы Э. Сабирова каршы алды.

Очрашуның теоретик һәм практик өлешләрендә район ветеринария станциясе белгечләре терлекне тамгалауның ике ысулын: сыер малларына колак биркасы беркетњ һәм Иске Кормаш авылында яшәүче А. Сабировның шәхси ярдәмче хуҗалыгында ат тиресе астына микрочип кертүне күрсәтте.

Аннан ветеринария станциясе бинасында тамгаланган маллар турында терлекне «РенАгро» автоматлаштырылган исәпкә кую һәм теркәү системасына кертү, суелган яки башка хуҗалыкка сатылган терлекне мәгълүмат базасыннан чыгару белән таныштырдылар.

Кунаклар Иске Кормаш ветеринария участогында булдылар. Биредәге җыйнак һәм җылы вагончык БР ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин ярдәме нәтиҗәсендә кайтарылган. Ул республикадагы барлык ветеринария участокларының шундый модульле биналар белән тәэмин итү буенча эш турында сөйләде.

Агымдагы елда республикада ветеринария хезмәтенең матди-техник базасы күренеп ныгыды. Шуңа да безгә тәҗрибә өйрәнергә килә башладылар. Мордва Республикасыннан килгән кунаклар күргәннәренә бик гаҗәпләнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар алдылар һәм очрашудан бик канәгать калдылар.

Читайте нас: