Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Очрашулар
12 сентябрь 2019, 18:12

Ветеринария хезмәткәрләре белән очрашу

Хезмәт коллективларында

Ветеринария хезмәткәрләре белән очрашу

Район хакимияте башлыгы ветеринария станциясе хезмәткәрләре коллективы белән очрашты.
Аралашу барышында Руслан Гыйззәтуллин җыелучыларны паркны төзекләндерү һәм ремонтлау проектын тормышка ашыру, йорт-ихаталар, подъездлар буенча алып барылган эшләр белән, киләчәккә булган планнар белән таныштырды. Шулай ук коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Ринат Каюмов ветеринария станциясе эшчәнлеге турында сөйләде, коллектив алдында торган төп бурычларга тукталды.
Руслан Ринат улы бер төркем белгечләргә тантаналы рәвештә грамота һәм дипломнар тапшырды. Байталлы ветеринария дәваханәсе мөдире Илгиз Арсланов, ветеринар-фельдшер Илдар Котлызаманов, Карача-Елга ветеринария дәваханәсе врач-эпизотолог Вадим Гыйлаҗев район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алга таба Иске Тукмаклы ветеринария дәваханәсе мөдире Эльвир Асылов, Карача-Елгадан Радик Шакиров, Иске Кормаштан Таһир Мостафин, ветеринария даруханәсе табибы Лида Хөсәенова Башкортстан Республикасының ветеринария идарәлегенең Мактау грамоталарына ия булды.
Станция начальнигы урынбасары Альберт Абдрахмановка Кушнаренко район ветеринария оешмасының Мактау грамотасы бирелде.
Район башлыгы «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында «Башкортстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең берләштерелгән профсоюзының иң яхшы профсоюз оештыручысы» номинациясендә җиңүче беренчел профсоюз оешмасы рәисе Булат Төхвәтуллинга диплом тапшырды.

Читайте нас: