Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Очрашулар
22 август 2019, 13:20

Программада катнашу мөһим

Программада катнашу мөһимМуниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллинның халык белән чираттагы очрашуы Рәсмәкәй авыл биләмәсендә үтте.

Программада катнашу мөһим

Район җитәкчесе белән бергә аның урынбасарлары, бүлек начальниклары чыга. Кешеләр белән очрашу алдыннан Р.Гыйззәтуллин мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, фельдшерлык пунктларында булды, юлларны, Байталлы авылында Юбилей урамын карады. Белем бирү учреждениеләрендә Руслан Ринат улы укытучылар, тәрбиячеләр белән әңгәмәләште.
Очрашу Рәсмәкәй авыл мәдәният йортының зур залында үтте. Авыл халкы юллар торышы, мәдәният учреждениеләрен ремонтлау, Байталлыда мәктәпне саклап калу, автобус маршруты ачу, яңа урамнарга газ кертү турында мәсьәләләрне күтәрде.
– Авыл биләмәсен үстерү өчен җирле башлангычларны яклау программасында актив катнашу мөһим. Бу юлларны, социаль объектларны ремонтлау мљмкинлеге бирә, – диде район җитәкчесе.

Читайте нас: