Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Очрашулар
21 август 2019, 12:16

Мәсьәләләр хәл итәрлек

Мәсьәләләр хәл итәрлек

Ул мәктәпләрне уку елына әзерләү, Илморза авылында балалар бакчасын ремонтлау барышы белән танышты. Җирле башлангычларны яклау республика программасында катнашу нәтиҗәсендә бу авылда клубны ремонтлау мөмкинлеге дә туган. Хәзер төзүчеләр клуб бинасының түбәсен яңарту белән мәшгуль.

Район җитәкчесен Яңа Камышлы авылында да көтеп тордылар. Биредә 25 йортта 56 кеше яши. Авыл Кушнаренко, Благовещен һәм Уфа районнары чигендә урнашкан. Үзәк урамның бер өлеше Яңа Камышлы авылына керә, унике йорттан соң бер өлеше Благовещен районының Ново-Березовка авылына карый.

– Таганайдан башлап безнең авылга кадәр ничек килеп җитә алдыгыз? – очрашуларга җыелучыларның беренче соравы шундый булды. – Безгә ел әйләнәсенә яхшы юл кирәк. Йортларга газ кертњне дә көтәбез. Унбиш ел дәвамында төрле органнарга язабыз инде. Нефтьчеләрнең авыр машиналары юлны эштән чыгарып бетерде...

Авария хәлендә булу сәбәпле Первушино авылы клубы ябылган.

– Проблемалар байтак, ләкин аларны хәл итеп була. Авылларның үсеш перспективасы бар. Авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Галиев бик тырыш, актив җитәкче, социаль мәсьәләләрне хәл итү өстендә даими эшли, – диде Руслан Гыйззәтуллин очрашуны йомгаклап.


Автор фотосы.
Читайте нас: