Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
17 октябрь 2022, 09:48

Горурланабыз һәм ышанабыз!

Горурланабыз һәм ышанабыз! Муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин җитәкчелегендәге делегация мобилизацияләнеп, Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә хәрби хәзерлек њтњче кушнаренколылар янында булды.

Горурланабыз һәм ышанабыз!
Горурланабыз һәм ышанабыз!

Баручылар часть командованиесе белән очраштылар, якташ егетләребезнең тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштылар. Туганнары җибәргән исемле посылкаларны һәм район халкы җыйган гуманитар ярдәмне өләштеләр. Әйберләр арасында азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, көнкүреш кирәк-ярагы һәм башка нәрсәләр бар иде. 

Сугышчыларның хәлен белергә һәм кәефен күтәрергә дип аларның хатыннары да килде. Якташларыбызда бернинди курку да, шикләнү дә тоймадык. Барысы да үзләрен чын сакчыларга хас булганча ышанычлы һәм кыю тота.

Вольск хәрби институты курсантлары безнең егетләр һәм кунаклар өчен концерт белән чыгыш ясады. Яшь талантлар берничә патриотик композиция башкарды.

Шушы ук көнне махсус хәрби операциядә катнашу өчен өлешчә мобилизация чикләрендә хезҗәткә чакырылган бер якташыбыз шәһәр загсында гаилә мөнәсәбәтләрен теркәде. Ул хатыны белән гражданлык никахында унбер ел яшәгән. Сигез яшьлек балалары бар. Кәләш туй күлмәгендә, кияү затлы костюмда булмаса да, никах теркәү бәйрәмчә һәм тантаналы үтте.

Кадерле егетләребез! Без бөтен уй-теләкләребез белән сезнең янәшәдә. Бирешмәгез! Сезнең белән горурланабыз һәм сезгә ышанабыз! Барыгыз да исән-сау, җиңү яулап кайтыгыз!

Ирина АРСЛАНОВА. 

Горурланабыз һәм ышанабыз!
Горурланабыз һәм ышанабыз!
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: