Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общество
24 август 2022, 09:46

Уңышлар сиңа, Алсу!

Күптән түгел генә без «Пятница» каналының «Кондитер» тапшыруында кечкенә якташыбыз Алсу Латыйпова катнашканына шахит булдык. Ул үзенең осталыгы һәм мөлаемлылыгы белђн алып баручы йолдызларны гына түгел, тамашачыларны да таң калдырды.

Уңышлар сиңа, Алсу!
Уңышлар сиңа, Алсу!

 

Аның турында без гәзит битләрендә берничә тапкыр язып үткән идек инде. Күпләр аны яхшы кондитер буларак белә, ул пешерәчәк тортларга берничә ай алдан язылып куялар. Алсу тапшырудан әйләнеп кайткач, аның белән очрашып, бераз аралаша алдык.

–Студиядәге атмосфера бик ошады. Күп кенә конкурстантлар белән дуслашырга өлгердем. Бүгенгә кадәр аралашабыз, хат язышабыз. Дөресен генә әйткәндә, киләсе этапка узармын дип уйламаган идем, тик мин моңа ирешә алдым. «Кондитер»да катнашуыма һич үкенмим. Бу минем өчен яңа хисләр кичерү, зур телевидениедә төшү тәҗрибәсе булды. Барысы да шәп үтте! Нибары үзеңне телевизор экранында күрүе генә бераз ят тоелды, – ди Алсу.

Тапшырудан соң социаль челтәрләрдә күпләр яшь кондитерга карата бик күп сокланулы шәрехләр яза. Без аларга кушылабыз. Уңышлар сиңа, гүзәлкәй!

 

 

Уңышлар сиңа, Алсу!
Уңышлар сиңа, Алсу!
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: