Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 август 2022, 09:45

"Солянка" рецепты

"Солянка" рецепты

"Солянка" рецепты
"Солянка" рецепты

Түбәндәге рецепт белән әзерләгәндә барлыгы 0,5 граммлы 10 банка солянка чыга.

2 килограмм кәбестә
2 килограмм помидор
1 килограмм суган
1 килограмм кишер алабыз. Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турыйбыз. Суган ярымбоҗралап булса да ярый – кем ничек ярата инде. Кишерне эре угычтан чыгарабыз. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салабыз, 0,5 грамм үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатабыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз. Калын әйбер астына тыгып суынганын көтәбез.

Бу солянкага гөмбә дә кушарга мөмкин. Тик аны башта 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк.

"Солянка" рецепты
"Солянка" рецепты
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: