Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 июнь 2022, 11:01

Иң уңайлы һәм арзанлысы

  Балалар җәе Иң уңайлы һәм арзанлысы Мәктәп яны көндезге ял лагере әлеге чорда иң уңайлысы һәм арзанлысы: балалар гаиләдән аерылмый, педагоглар каравында була, вакытында ашатыла, кызыклы эшләргә җәлеп ителә, аннан йортларына кайта.

Иң уңайлы һәм арзанлысы
Иң уңайлы һәм арзанлысы

Балалар җәе

Иң уңайлы һәм арзанлысы

Мәктәп яны көндезге ял лагере әлеге чорда иң уңайлысы һәм арзанлысы: балалар гаиләдән аерылмый, педагоглар каравында була, вакытында ашатыла, кызыклы эшләргә җәлеп ителә, аннан йортларына кайта.

Безнең Илек мәктәбе каршындагы «Салават күпере» көндезге ял лагеренда 7-14 яшьтәге унбиш малай һәм кыз сәламәтлекләрен ныгытты. Аның программасы балаларның актив ялына, иҗади сәләтләрен үстерүгә булышлык итүче төрле спорт, танып белү-үстерү чараларына бай булды.

«Пушкин һәм бөек рус теле» әдәби кафесы, «Алар бөтенесе Ватан дип атала» уен-сәяхәт, җырлар конкурсы, чишмәләргә поход, музейга экскурсия, авыл китапханәсенә бару, «Петр I эзләреннән» квест-уены һәм башка чаралар соклангыч матур үттеләр. Балалар белән җырлар һәм биюләр өйрәндек, «Мин дөньяны рәсемгә төшерәм!» күргәзмәсен оештырдык. Һәр көннең сәламәтлек, изгелек һәм әдәплелек, гаилә, хәтер, чемпион көне кебек үз исеме булды.

Малайлар һәм кызларның остазлары Зоя Гыйлемханова, Зөлфия Вәлиева һәм Илүзә Зыялова белән никадәр фантазия, уйлап табу, зирәклек күрсәтүләрен белсәгез икән!

Лагерь белән хушлашуга багышланган «Талантлар фестивале» концерты онытылмас бәйрәмгә әверелде.

Зоя ГЫЙЛЕМХАНОВА, лагерь начальнигы.

Зөлфия ВӘЛИЕВА, вожатый.

 

 

Иң уңайлы һәм арзанлысы
Иң уңайлы һәм арзанлысы
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: