Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 июнь 2022, 11:47

Яшә, чишмә!

Изге эшләр Яшә, чишмә! Муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт секторы «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчәсе белән берлектә Матвей чишмәсен тазарттылар.

Яшә, чишмә!
Яшә, чишмә!

Дәвамлы көчле яңгырлар нәтиҗәсендә туфрак юылып чәшмәнең табигый юлын яба. Шунлыктан чистарту резервуарына су керми һәм агып чыкмый. Бу чишмә автомобиль юлыннан ерак булмаганлыктан үтеп йөрүчеләр аңардан теләп файдалана. Матвей авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә суга шунда йөри.

Уртак тырышлык белән чишмә юлын бик тиз ләмнән тазарттылар, су резервуарга тула башлады һәм торбадан агым бәреп чыкты.

Изге эшләрне һәр көнне һәм даими эшләргә кирәк. Шул чакта дөньябыз һәм күңелебез якты нурга капланыр.

 

 

Яшә, чишмә!
Яшә, чишмә!
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: