Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 март 2022, 14:48

«Тере классика»

Бәйгеләр «Тере классика» Быелгы уку елында яшь сүз остларының «Тере классика» халыкара конкурсы унынчы тапкыр старт алды. Анда малайлар һәм кызлар рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләр укуда ярышалар.

«Тере классика»
«Тере классика»

Бәйгенең яшь буында кызыксыну тудыруын билгеләү күңелле. Гимназия укучылары арасында нәфис сүзнең гүзәллеген һәм кабатланмаслыгын нечкә аңлаучылар бар. Сүз сәнгатен бәһалый белгән малайлар һәм кызлар сәхнә осталыгының нигезләренә дә өйрәнәләр. Иң талантлылары образга кереп, тамашачы күңеленә яңа тәэссоратлар һәм көчле хис-тойгылар сала беләләр.

Беренче сайлап алу туры мәктәптә, икенчесе муниципаль этапта үтте. Бүгенге көнгә барлык сынаулар тәмамланды. Беренче тур йомгаклары буенча Назгөл Исмәгыйлева һәм Әмир Нәширбанов җиңүче дип табылды.

Районның башка мәктәпләре укучылары белән ярышу бик җиңелдән булмады. Шулай да жюри Назгөл Исмәгыйлеваны (укытучысы Светлана Князева) һәм Әмир Нәширбановны (Эльвира Галәветдинова) абсолют җиңүчеләр дип тапты.

Назгөл һәм Әмиргә «Тере классика» бәйгесенең республика этабында да уңышка ирешүләрен, китап киләчәктә дә аларның тугры дусты булып калуын телибез.  

«Тере классика»
«Тере классика»
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: