+16 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимиятендә чираттагы эшкуарлык сәгате үтте. Анда ит юнәлешендәге мал үрчетү буенча инвестиция проекты каралды.
Башлангыч белән чыгыш ясаучы мал үрчетү һәм ит җитештерүне үзенең һәм «Агростартап» эшкуарлыкны үстерү программасы буенча бюджет акчалары исәбенә киңәйтүне планлаштыра.
Проект кырык баш мөгезле эре терлек асрауны һәм ел ярымнан соң алты тонна сыер ите җитештерә башлауны күз уңында тота.