Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2022, 10:05

Яңа мөмкинлекләр ачыла

Һөнәр юнәлеше Яңа мөмкинлекләр ачыла

Район үзәге гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофильле колледжында үткән ачык ишекләр көнендә катнашты.

Кунакларга биредә укытылучы барлык белгечлекләр турында тулы мәгълүмат бирелде. Егетләр һәм кызларга теге яки бу һөнәрне үзләштергәннән соң алар алдында нинди мөмкинлекләр ачылуын аңлаешлы итеп сөйләделәр.

Гимназия укучылары кабинетларда йөреп чыктылар, кунакчыл хуҗалар аларны ашханәдә тәмле чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлады. Колледж педагоглары укучыларны тырышып белем алырга өндәде. Чөнки укырга кергәндә аттестаттагы уртача балл да мөһим роль уйный.

Колледж заман белән бергә атлый, биредә елдан-ел яңа белгечлекләр кертелә. Аны тәмамлаучыларга белем алуларын югары уку йортында дәвам итү мөмкинлеге туа.

Фђнгия НИЗАЕВА. 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: