Яңа көн
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 март 2022, 11:33

Суган һәм сарымсак

Авитаминоз һәм иммунитетка бәйле шактый проблеманы суган һәм сарымсак хәл итә ала.

Суган һәм сарымсак
Суган һәм сарымсак

Томау төшкәндә, изелгән суганны марляга төреп, 10-15 минутка борынга куялар, яки 1 өлеш сарымсак согын 2 өлеш үсемлек маена кушып, борынга тамызалар. Пешкән суганны эренле шеш өстенә ябалар. Ютәлләгәндә, бронхит һәм коклюш булганда, ярты кило туралган суган белән 400 грамм шикәрне 1 литр суда 2 сәгать пешерәләр дә, суынгач 50 грамм бал өстәп болгаталар, көненә 3-4 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабалар. 

Чи суган суы белән сөял бетерәләр, җәрәхәт төзәтәләр, чәч ныгыталар. Суган һәм сарымсакта фитонцидлар күп, берничә минут сарымсак чәйнәгәндә, авызда бернинди бактерия дә калмый. Әмма грипп белән авырганда күп итеп сарымсак ашарга ярамый, чөнки аның актив матдәләре кан басымын күтәрә, бөерләргә авырлык китерә. Суган белән сарымсакны салкын тиюне кисәтү өчен кулланырга кирәк.

Суган һәм сарымсак
Суган һәм сарымсак
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: