Хөрмәтле кушнаренколылар! Районда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан эвакуацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшли. Ул Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 60 адресы буенча урнашкан. Телефоннар: 8(34780) 5-83-83, 8-937-846-03-01. «Бердәм Россия» партиясенең Кушнаренко районы бүлекчәсендә аңлатуларынча, әйберләр эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Гуманитар ярдәм сыйфатында түбәндәге әйберләрне тапшырырга мөмкин: урын-җир кирәк-ярагы, хатын-кызлар, ирләр һәм балалар киемнәре, чәй, кофе, печенье, кәнфит, шикәр, куертылган сөт, ярма, консервлар, теш щеткасы һәм паста, шампунь, уенчык, китап, бер тапкыр кулланылучы савыт-саба, шешәле су, электр чәйнекләре һәм башкалар.
–Барлык әйберләр яңа, азык-төлек озак сакланырлык булырга тиеш. Гуманитар ярдәм шулай ук Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 адресы буенча да кабул ителә. Ул дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 21, шимбә-якшәмбедә 9дан 18 сәгатькә кадәр эшли. Шулай ук һәркөнне 8дән 20 сәгатькә кадәр 8(347)212-19-19 телефоны аша җәмәгать ярдәме штабының бердәм-колл үзәгенә шылтыратырга мөмкин.