Барлык яңалыклар
Общество
24 февраль 2022, 15:36

Бертавыштан риза!

Җирле үзидарә Бертавыштан риза!

Бертавыштан риза!
Бертавыштан риза!

Районның авыл биләмәләрендә Җирле башлангычларны яклау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның чикләрендә күләмле эшләр башкарылып, мөһим мәсьәләләр хәл ителә.

Безнең Горький авыл биләмәсендә дә бу программага  кушылу өчен актив эшчәнлек җәелдерелде. Илек мәдәният йортында гомуми җыелыш үтте. Авыл биләмәсе башлыгы Дамир Шәрәфиев программа белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сүз алып барды.

Авыл биләмәсе район үзәгеннән утыз биш километр ераклыкта урнашкан. Халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе – янгыннан саклану. 1996 елда ук сатып алынган махсус автомобиль нык тузган, цистернасы тишек булу сәбәпле, су тотмый. Программада катнашып, яңа цистерна сатып алуны максат итеп куйдык. Авыл халкы бу мәсьәләне беренче чиратта хәл итү кирәклегенә бертавыштан риза булды.

  Сайлап алу конкурсын үтеп, проектыбыз гамәлгә ашар һәм яңа цистерна алырбыз дигән өметтә калабыз.

Гүзәлия САДЫЙКОВА, китапханәче.

Бертавыштан риза!
Бертавыштан риза!
Автор: Фангия Низаева
Читайте нас