Кушнаренко авылы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Диана Мәсәлимова (укытучысы Минзилә Даянова) Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада чикләрендә татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышлап үткрелгән сәнгатьле уку бәйгесендә җиңеп чыкты.
– Конкурсның беренче этабы – татар теле, икенчесе татар әдәбияты буенча булды. Ә өченче этап сәнгатьле уку рәвешендә иҗат конкурсыннан торды. Казанда књп яңа дуслар таптым, буш вакытны файдалы һәм күңелле үткәрдек. Укытучым Минзилә Мансур кызына бик рәхмәтлемен. Аңардан башка төбәкара этапка үтә һәм анда җиңүче була алмас идем. Халыкара этапта да сынатмам дип уйлыйм, – диде бөек шагыйрь иҗатына гашыйк кыз.
Диана Мәсәлимовага бәйгенең киләсе этабында да җиңү телибез.