

Фәнилә Шәмсетдинова, Земфира Старцева, Илфат Мостафин, Айдар Ганиев, Гүзәл Насыйрова һәм Сәрия Мөдәррисова да әлеге участокта эшли. Алар барлыгы 1976 йортта булып, 3357 кешене исәпкә алырга тиеш.
–Һәрбер кеше үзе һәм гаиләсе турында йорттан чыкмый гына Дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүмат тутыра алу – быелгы Бөтенроссия халык исәбен алуның төп үзенчәлеге. Безнең участокта бу мөмкинлек белән файдаланучы кешеләр дә шактый, – ди контролер.
Ә. Ибәтуллина егерме тугыз ел дәвамында дәүләт аптекасында баш бухгалтер булып хезмәт салган. Элекке хезмәттәшләре аның турында бик җылы искә ала. Димәк, исәп алуны да ул бар җаваплылык белән башкарып чыгачак.