-4 °С
Болытлы
– Кайтасыңмы, балам, бу атнаны,
Оныкларны бигрәк сагындым.
Токмач кисеп куйдым, бәлеш салам,
Хәл алырсыз мунча чабынып.
–Беләсең бит, әнкәй, эшләр тыгыз,
Өч катлы йорт яңа төзедек.
Шимбә көнне җиһаз китерәләр,
Мәшәкатьләр тора тезелеп.
–Бу бәйрәмдә дүрт көн ял була ди,
Кайтасыздыр инде иркенләп?
–Вакыт тимәс, дача бакчасында
Үтәр инде аның дүрте дә.
–Отпускыңда көтәм, балакаем,
Оныкларны килә кочасым.
–Көтмә, әнкәй, билет алдык күптән,
Таиландка бүген очасы.
–Нихәл, әни! Кайтырга чыгабыз,
Бүләкләрне сиңа төядек...
– Әниегез кинәт үлеп китте
Урам капкасына сөялеп...
Илдар ХАФИЗОВ.