Яңа көн
+9 °С
Облачно
Общество
26 Октября 2021, 10:37

Мөһимлеген аңлап

Мөһимлеген аңлап 8нче халык исәбен алу участогы контролеры Ирина Ильина дүртенче статистика чарасында катнаша. Ул элекке еллардагы халык санын алуда һәм быелгы авыл хуҗалыгы исәбен алуда да эшләгән иде. #перепись #ВПН2020 #переписьнаселения#создаембудущее #ВПН2020Башкортостан #ВПН2020Кушнаренковскийрайон #иҫәптәләһандалабулайыҡ

Добавить в предпочтительные источники Google
Мөһимлеген аңлапМөһимлеген аңлап
Мөһимлеген аңлап

Ирина Казимовна участоктагы исәп алучылар эшен көндәлек контрольдә тота, мәгълүмат туплый, исәп алу битләрен тутыруныңдөреслеген тикшерә.

Участокның исәп алучылары Зилия Гарифуллина, Ләйсән Ямаева, Альбина Гәрәева, Илира Корбанова, Лилия Камалова һәм Регина Гасыймова ил күләмендәге бу чараның мөһимлеген, анда һәр кеше җавапларының зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйлар.

– Безнең участок исәп алучыларына Иске Гомәр һәм Иске Тукмаклы авыл Советлары авыл биләмәләренең торак пунктлары беркетелгән. Халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча дәүләт икътисадта һәм социаль өлкәдә проблемалы урыннарны ачыклый ала, – ди Ирина Ильина.

Контролерларның эш көне иртәнге тугызда башлана һәм кичке сигезгә кадәр дәвам итә.

Заманча технологияләр, махсус программалар булу нәтиҗәсендә гражданнарны сораштыру тиз үтә, анкеталар турыдан-туры планшетка кертелә.

 

Мөһимлеген аңлап
Мөһимлеген аңлап
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас