Кушнаренко авылының үзәк мәйданында Башкортстан Республикасы көненә һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе үтте.
Кушнаренколылар һәм кунаклар кабаланмый гына бик күп сәњдә нокталарын карап йљрделәр. Халык кљзге ярминкәләрне бик ярата. Бу юлы да биредә сезонлы өс һәм аяк киемнәре, авыл хуҗалыгы продукциясе, агач үсентеләреһәм башка товарлар бик күп иде.
Район мәдәният йорты артистлары әзерләгән концерт болай да матур үзәк мәйданга тагын да ныграк ямь өстәде. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте.
Берәүләр отышлы бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алды, икенчеләр, киресенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештереп, үзләреннән арткан продукция белән сәүдә итте. Товарлар ассортименты элекке ярминкәләргә караганда нык бай иде. Бал, май, каймак, сөт, колбаса, сыр, хәлвә һәм башка тәм-томны аеруча теләп алдылар.
Ярминкәдән сатучылар да, сатып алучылар да бик канәгать калды.