Барлык яңалыклар
Общество
13 октябрь 2021, 15:49

Оешканлык белән

Оешканлык белән

Оешканлык белән
Оешканлык белән

Халык исәбен алу – унъеллыкның иң әһәмиятле вакыйгаларыннан берсе. Җыелган мәгълүмат илебезне үстерүне озак вакытка планлаштыру һәм аеруча әһәмиятле дәүләт программалары нигезенә ята. 15 октябрьдә бу мөһим кампания башланды һәм бер ай дәвам итәчәк.

– Быел илебездә беренче тапкыр халык исәбен алуның яңа – санлы форматы файдаланыла. Соңгы тапкыр Россиядә халык исәбен алу 2010 елда үткәрелгән иде. Быел 2 октябрьдән үк халык исәбен алу буенча сигез контролер эшкә кереште. Беренче чиратта алар үз участоклары биләмәсендә йөреп чыкты, торак йортларны элек төзелгән исемлек белән барлады, – дип сөйләде Башкортстанстатның Кушнаренкодагы бүлекчәсе белгеч-эксперты Роза Әһәдуллина.

Район үзәгендә яшәүче Ольга Хөсәенова өчен әлеге халык исәбен алу беренчесе генә түгел. Быелның августында авыл хуҗалыгы исәп алуында да катнашты. Бу кампаниядә Ольга Валентиновна контролер булып эшли.

– Үземнең алты участокны йөреп чыгып, адрес хуҗалыгын яңарту буенча төп бурычны 14 октябрьгә үтәдем. Хәзер инде кешеләрдән расланган анкета буенча мәгълүматлар туплаячакбыз, – диде.

Халык исәбен алуда өч ысул белән катнашырга була: йортыгызга килгән исәп алучы сорауларына шәхсән җавап бирү; 15 октябрьдән эшли башлаган стационар участокка үзең килү яки 15 октябрьдән 8 ноябрьгәчә Дәүләт хезмәтләре порталында үзаллы үтү.

  

 

Оешканлык белән
Оешканлык белән
Автор: Айгуль Валеева
Читайте нас