500 г көрпәле бодай оны (минеке Рязаночка “Крестьянская” көрпәле бодай оны), 2 чәй кашыгы коры чүпрә, 300 мл су, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.
Иләнгән онга тоз, шикәр комы, коры чүпрә, су салып болгатырга. Йомшак, кулга ябышмаслык итеп камыр басарга. Аны пленка белән каплап, 1,5 сәгать җылы урында кабартырга.
Табага пергамент кәгазь җәяргә. Камырны шунда түгәрәк ипи формасында салып, тастымал белән каплап, тагын 30 минут тотарга. Аннан өстенә бик зур булмаган кисемнәр ясарга. Көнҗет һәм әнис орлыклары сибеп, 40-45 минутка кызган духовкага куярга.
Әзер ипине духовкадан алып суытырга, турап, табынга чыгарырга.
ТӘМЛЕ БУЛСЫН!