Барлык яңалыклар
Общество
4 октябрь 2021, 20:18

Сәләтлеләр, тырышлар

Чираттагы хат Бардовка мәктәбеннән (гимназия филиалы) килде. Аны безгә беренчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Марина Каширина язып җибәргән.

Сәләтлеләр, тырышлар
Сәләтлеләр, тырышлар

Мин беренче сыйныфта! Кызыксынучан кызлар һәм малайлар. Мин беренче сыйныфта! Зур өметләр белән Район гәзитенең электрон версиясе сайтында без быел да сезне беренче сыйныфка төшкән малайлар һәм кызлар белән таныштырырга булдык. Ә алар шактый – мәктәп парталары артына беренче тапкыр 356 яшь кушнаренколы утырды.

Даими укучыларыбыз, сайтыбызны күзәтеп баручылар узган ел беренче сыйныфка килүчеләр турында ничек җентекле язуыбызны хәтерлидер, мөгаен. Бүген «Мин беренче сыйныфта!» флэшмобын игълан итәбез.

Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.

Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.

Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.

* * *

Чираттагы хат Бардовка мәктәбеннән (гимназия филиалы) килде. Аны безгә беренчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Марина Каширина язып җибәргән.

“Быел мәктәбебезгә ике укучы – Ульяна Каширина һәм Виктор Тюрин укырга керде. Халыкта юкка гына: “алтын зур булмый”, диләр. Бу сүзләр безнең беренчеләребез турында кебек. Алар мәктәпкә бик әзерлекле килгәннәр. Сәләтлеләр, тырышлар. Яңа җиргә тиз ияләштеләр, парта артында утырырга, кул күтәреп җавап бирергә өйрәнделәр. Рәсем төшерергә, пластилиннан әвәләргә яраталар. Аларның холыкларын да төшенеп өлгердем. Ульяна һәм Виктор киләчәктә дә тату булырлар дип ышанам. Чөнки без бернигә карамастан (аз булсак та), без иң шәп беренче сыйныф укучылары!”- ди укытучылары.

Сәләтлеләр, тырышлар
Сәләтлеләр, тырышлар
Автор: Айгуль Валеева
Читайте нас