Общество
30 Сентября 2021, 09:22

Цифрлы сөт фермасы

Эшкуарлык сәгате Цифрлы сөт фермасы

Цифрлы сөт фермасыЦифрлы сөт фермасы
Цифрлы сөт фермасы

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән эшкуарлык сәгатендә бер зур инвестиция проекты каралды.

Карача-Елга авыл биләмәсе территориясендә 200 баш сыерга исәпләнгән цифрлы сөт фермасы барлыкка киләчәк. Проектны тәкъдим итүче цифрлы саву системасы, сыерлар һәм азык тарату белән идарә итү, югары сыйфатлы продукция алу, сөт җитештерүне тәүлегенә 11 тоннага кадәр арттыру (елына 4 000 тонна сөт) белән заманча сөт фермасы төзергә ниятли. Проект ике этапта гамәлгә ашырылачак.

Бүген биредә 24 кеше хезмәт сала. Бизнес-проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә тагын ун эш урыны булдырылачак.  

 

 

 

 

 

 

 

Цифрлы сөт фермасы
Цифрлы сөт фермасы
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас