Барлык яңалыклар
Общество
29 сентябрь 2021, 14:59

Кызыксынучан кызлар һәм малайлар

Мин беренче сыйныфта! Кызыксынучан кызлар һәм малайлар

Кызыксынучан кызлар һәм малайлар
Кызыксынучан кызлар һәм малайлар

Мин беренче сыйныфта! Зур өметләр белән Район гәзитенең электрон версиясе сайтында без быел да сезне беренче сыйныфка төшкән малайлар һәм кызлар белән таныштырырга булдык. Ә алар шактый – мәктәп парталары артына беренче тапкыр 356 яшь кушнаренколы утырды.

Даими укучыларыбыз, сайтыбызны күзәтеп баручылар узган ел беренче сыйныфка килүчеләр турында ничек җентекле язуыбызны хәтерлидер, мөгаен. Бүген «Мин беренче сыйныфта!» флэшмобын игълан итәбез.

Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.

Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.

Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.

* * *

1 сентябрь – һәркем өчен дулкынландыргыч көн булса да, бу көнне беренче сыйныфка төшүчеләрдән дә ныграк дулкынланганы юктыр ул. Беренче кыңгырау, беренче тапкыр мәктәп бусагасы аша атлау – күңелнең бер почмагында гомерлек матур хатирә булып сакланачак.  

Быел Карача-Елга урта мәктәбенә ун бала укырга керде. Алар – Эмир Матыгуллин, Аяз Газизов, Арина Сәетова, Эльнара Фазлыйәхмәтова, Фәйзетдин Собиров, Ибраһим Раупов, Александр Портянко, Эвелина Ялилова, Язгөл Әгъләмова һәм Данис Нурисламов. Берникадәр оялчан беренчеләр әти-әниләре һәм укытучылар алкышлавы астында сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп ихатасына үтте. Бу мизгелдә һәркем тантаналы хисләр кичергәндер, мөгаен.  

– Белем бәйрәме онытылмаслык вакыйга. Укучылар һәм укытучылар өчен уку елы башланган көн генә түгел, мәктәптә үткәргән һәр көнебез шатлык китерсен иде дип телим. Быелгы беренчеләр бик кызыксынучан, тереләр, күпне белергә омтылалар, үзләре барын да бик тиз отып алалар. Бердәм һәм тату сыйныфка әйләнербез дип ышанам, – ди сыйныф җитәкчесе Рима Нәбиева.

Без дә тәҗрибәле укытучының уй-теләкләре тормышка ашар дип өметләнәбез.

 

Кызыксынучан кызлар һәм малайлар
Кызыксынучан кызлар һәм малайлар
Автор: Айгуль Валеева
Читайте нас