– Бүгенге көн илебез, республика һәм район тарихы өчен бик әһәмиятле көн – Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирү башланды. Кушнаренко районында яшәүче һәркем мотлак сайлауларга килеп, үзе сайлаган кандитат һәм партия өчен тавыш бирергә тиеш дип исәплим. Һәрберебезнең тавышы якын киләчәктә тормышыбыз нинди буласын билгели: әлеге кебек тотрыклы һәм динамик рәвештә үсүче булып калырмы, әллә безне кардиналь үзгәрешләр көтәме. Ничек кенә булмасын, Дәүләт Думасында кем район һәм республика данын яклавын без бөтенебез бергә хәл итәбез. Безнең сайлаудан нинди законнар язылачагы, илебезнең киләчәге тора.
Барлык кушнаренколыларны актив булырга, дљрес сайлап, үз фикерләрен белдерергә чакырам. Гаилә әгъзаларыгыз, балаларыгыз белән үзегезнең участогыгызга килегез. Үз үрнәгегез белән, илебез язмышына битараф түгеллекне күрсәтегез! – диде Руслан Ринат улы.