Даими укучыларыбыз, сайтыбызны күзәтеп баручылар узган ел беренче сыйныфка килүчеләр турында ничек җентекле язуыбызны хәтерлидер, мљгаен. Бүген «Мин беренче сыйныфта!» флэшмобын игълан итәбез.
Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.
Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.
Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.
* * *
Безнең флешмобны Иске Кормаш урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Алина Әсмәндиярова, Аяз Вәлиәхмәтов, Линур Гәрәев, Аида Зиннәтуллина, Динара Кирәева, Реналь Мирсәетов, Сабина Морозанова, Тимур Назаров, Эмиль Низаев, Розалина Сәетгәрәева, Гөлсинә Сәфәргалиева, €мирхан Сәяпов, Эмилия Сөләйманова, Самира Солтанова, Булат Хисмәтов, Илдар Шәвәлиев, Дарина Шәйбәкова һәм Кадрия Шәяхова ачалар.
– Без мәктәпкә бару көнебезне түземсезләнеп көттек. Хәзер инде укучы булуыбыз белән горурланабыз! – ди балалар.
– Үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки күңел салып башкара торган эшемне бик яратам һәм һөнәрем белән горурланам. Менәтагын мәктәп кыңгыравы шалтырады. Димәк, тормыш бер урында тормый, дәвам итә. Беренче сыйныфка килгән малайлар һәм кызлар белән танышып өлгердек тә инде. Барысы да бик кызыксынучан, шук һәм тиктормаслар. Сыйныфымны беренче көннән үк яраттым дип әйтә алам, – дип сүзгә кушылды сыйныф җитәкчесе Эльмира Шәяхова.