Барлык яңалыклар
Общество
23 август 2021, 11:50

Пенсионерларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк

Сайлаулар алдыннан дәүләт халык барлыгын искә төшерә.

Пенсионерларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк
Пенсионерларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк

Владимир Путин пенсионерларга 10 мең сум, хәрбиләргә 15 мең сум түләргә тәкъдим итте.

  2021 елда Владимир Путин Россия пенсионерларына берьюлы 10 мең сум, ә хәрбиләр - уртача 15 мең сум түләргә тәкъдим итте. Ул бу инициативаны “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары белән очрашуда игълан итте.

Оборона министры Сергей Шойгу президенттан Русия армиясенең акчалата ярдәмен "шактый югары дәрәҗәдә" тотуны сорады. Аның сүзләре буенча, хәрбиләрнең кереме инфляция һәм коронавирус пандемиясе белән бәйле азайды.

"Мин сезнең күрсәтмәләрегезне сайлау кампаниясе кысаларында гына түгел, акча пособиесен җитәрлек дәрәҗәдә саклап калуыгызны сорар идем, сез моннан ун ел элек уйлаганча, без һәрвакыт яхшы әзерләнгән профессиональ армия тотарга тиешбез”, - диде Сергей Шойгу.

Владимир Путин җавап бирде, Үзәк Банк һәм хөкүмәт инфляциягә каршы көрәшү өчен "тиешле көч куялар". Бу фонда, хәрбиләрнең керемнәре кимергә тиеш  түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә реаль инфляция "куллану структурасы аркасында" 6,5% тан артып китә”, - диде дәүләт башлыгы.

Чыганак:lenta.ru

Фото:lenta.ru

Пенсионерларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк
Пенсионерларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк
Автор: Фангия Низаева
Читайте нас