-8 °С
Кар
1 сентябрьдән яңа уку елы гадәти форматта башланачак. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров мәгариф буенча республика август киңәшмәсендә хәбәр итте. “ Бездә әлегә укуны дистанцион форматка күчерү өчен бернинди сәбәпләр дә юк. Ләкин, коронавирусны исәптә тотып, барысына да әзер торырга кирәк. Быел беренче класска 58 мең бала укырга керәчәк, аларны тантаналы каршы алырга кирәк”, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.