Ямалиев Мәгъсүм.
Дәүләкән районы, Каратал авылы.
Редакциябезгә бу җәһәттән шалтыратулар да булды, хатлар да килде. Гәзит битләрендә бу темага берничә тапкыр тукталсак та, Мәгъсүм абыйның соравын исәпкә алып, янәдән түбәндәгеләрне җиткерәбез.
25 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай утырышында "Башкортстан Республикасында сугыш балалары турында"гы закон кабул ителде. Әлеге документ белән 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган һәм Башкортстан территориясендә даими яшәүче гражданнарга аерым статус билгеләнгән.
Законга ярашлы рәвештә әлеге категория гражданнары, ягъни сугыш вакытында туган һәм сугыш башланганда 14 яше тулмаган кешеләр түбәндәге ярдәм чараларына хокуклы:
Белүебезчә, акчалата түләү әлегә гамәлгә кермәгән. Шуңа вакыты һәм күләме билгеле түгел.
Әгәр сорауларыгыз булса, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз.