Барлык яңалыклар
Общество
9 август 2021, 14:48

Мотоциклның үткәнен көтеп тормаган

Юл һәлакәтендә 35 яшьлек ирнең гомере өзелгән

Мотоциклның үткәнен көтеп тормаган
Мотоциклның үткәнен көтеп тормаган
 

Кичә, 7 август көнне, Туймазы районының Московка авылы янындагы трассада юл һәлакәте булган.

БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, Hyundai Solaris руле артында утырган 60 яшьлек хатын олы юлга чыкканда Yamaha мотоциклы үтеп киткәнен көтмәгән, нәтиҗәдә алар бәрелешкәннәр. Мотоциклда Шаран районында яшәүче 35 яшьлек ир булган. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук вафат була.

ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган, фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк.

Мотоциклның үткәнен көтеп тормаган
Мотоциклның үткәнен көтеп тормаган
Автор: Фангия Низаева
Читайте нас