-8 °С
Болытлы
Ингредиентлар:
1 кг кабак,
1 лимон,
2 апельсин,
800 г шикәр комы.
Əзерләү:
Кабыгыннан чистартылган кабакны шакмаклап турарга. Лимон белән апельсинның төшләрен алып, шулай ук вак итеп турарга.
Шикәр комын салып, яхшылап бутарга һәм төнгә калдырырга!
Акрын утта 40 минут чамасы, куерганчы кайнатырга.(блендер ярдәмердә изгәләп янәдән кайнатып алырга мөмкин)
Кайнар килеш, стерильләшкән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.
⠀
Банкаларны әйәндереп төреп суытырга.