Проект вакциналанган кешеләр санын арттыру юлы белән коллектив иммунитет формалаштыру; власть органнары, бизнес-структуралар, һәнәри берләшмәләр, җәмәгать оешмалары, авыл халкының игътибарын коронавирус инфекциясеннән прививка ясатуга җәлеп итүне; кешеләрнең үз сәламәтлекләрен саклау буенча аңлылыгын һәм җаваплылыгын күтәрүне максат итеп куя.
«Сәламәт авыл» проектында, халык саны буенча дүрт категориягә бүленеп, барлык авыллар катнаша. Ул агымдагы елның 28 июленнән 15 сентябрьгә кадәр ике этапта үткәрелә.
Беренче этап 31 августка кадәр дәвам итә һәм коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан кешеләр санын арттыру буенча чаралар үткәрүне күз уңында тота.
8 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр дәвам иткән икенче этапта проектны гамәлгә ашыруга йомгак ясала.
Вакцина ясату буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр оештыру комитеты тарафыннан диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләнә.
Беренче урынны алган авылга – 450 мең, икенче урынга чыккан ике авылга – 400 мең, өченче урындагы өч авылга 350 мең сум;
25 авыл медицина хезмәткәренә – 15 мең,
25 авыл старостасына 10ар мең сум бирелә.