Әлбәттә, чын балның гына дәвасы тия. Аның чын бал булуын ничек белергә соң?
Берәүләр аны “химик карандаш” белән тикшереп карарга куша. Билгеле булуынча, төкерекләсәң, ул зәңгәр төстә яза. Моның өчен балны кулга сөртеп, өстеннән шул карандаш белән сызып карарга кирәк. Әгәр зәңгәр эз калса, димәк, балга нәрсәдер кушканнар.
Икенчеләр исә балны суга салып карый. Балны стакандагы суга салыгыз, чын бал тулысынча эреп бетәр, стакан төбенә юшкын утырмас.
Ә кемнәрдер яхшы балны тану өчен кәгазь салфетка куллана. Балны салфеткага тамызыгыз, шул урын юешләнеп китсә, бу инде чын бал булмый.