Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 июль 2021, 17:54

Башкортстан сулыкларында ел башыннан 129 кеше батып үлгән

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының оператив мәгълүматлары буенча, ел башыннан Башкортстан сулыкларында 129 кеше батып үлгән, аларның 16сы – балалар.

Башкортстан сулыкларында ел башыннан 129 кеше батып үлгән
Башкортстан сулыкларында ел башыннан 129 кеше батып үлгән

 Ведомствода билгеләп үтүләренчә, суда кешеләр үлеменең иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе – исерек хәлдә су коену.

"Әлеге хакыйкатьне Октябрьскийдагы Ык-күлдә батып үлгән 36 яшьлек ир үз гомере бәясе белән тагын бер тапкыр раслады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул яр буенда эчкән, ә аннары су коенырга кереп киткән һәм кире чыга алмаган. Бүген водолазлар аның мәетен күлдән чыгарды”, - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Бу инде быелгы җәйдә Ык-күлдә булган өченче очрак. 18 июльдә - шушы ук күлдә 42 яшьлек ир, ә 30 июньдә аның яшьтәше дуслары белән хәмер эчкән һәм суга батып үлгән.

“Эчкән кешедә курку хисе, рефлекслар акрыная, хәрәкәтләрнең координациясе кими. Мондый хәлдә кеше кискен хәлләргә адекват һәм тиз арада җавап бирә, көтелмәгән хәл килеп туган очракта дөрес карар кабул итә алмый”, - ди Русиянең атказанган коткаручысы, Башкортстанның авария-коткару хезмәте начальнигы Владимир Темашев.

Фото:heaclub.ru

Башкортстан сулыкларында ел башыннан 129 кеше батып үлгән
Башкортстан сулыкларында ел башыннан 129 кеше батып үлгән
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: