Республика Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына кыска вакыт эчендә эшче төркем оештырырга һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте белгечләре белән берлектә җәйге ял лагерьларын тикшерергә кушты.
“Сезгә ситуацияне анализларга кирәк. Лагерьларда балаларның чир йоктыру очракларына юл куйган җитәкчеләргә килгәндә, алар эштән китәргә тиеш. Безгә алар белән уртак юл юк, — дип белдерде төбәк җитәкчесе. — Бу җавапсызлык балаларны ялсыз калдыруга китерәчәк. Безнең алда әле тулы җәйге бер ай бар, аның дәвамында балалар хәвефсез ял итә алсын”.
Фото: bashinform.ru