Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 июль 2021, 17:59

13 яшьлек кыз лифт шахтасына төшеп киткән

Фаҗига Уфадагы төзелеш барган йортларның берсендә булган.

13 яшьлек кыз лифт шахтасына төшеп киткән
13 яшьлек кыз лифт шахтасына төшеп киткән

Уфада шәһәрнең төзелеп бетмәгән йортларының берсендә үсмер кыз белән фаҗигале хәл булган. Бу хакта 26 июльдә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.


Аның сүзләренә караганда, соңгы ике атнада биеклектән 15 егылып төшү очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, җиде кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, һәлак булучылар арасында балалар да бар – Уфадагы торак йортның 15нче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек бала һәм төзелеп бетмәгән йортның лифты шахтасына төшкән 13 яшьлек кыз”, — дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.

“Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, өч үсмер төзелеш территориясенә кереп, караңгыда уйнаган. Кыз ялгыш тайпылган һәм лифт шахтасына егылган.

Ачыкланган мәгълүматлар буенча, бу хәл 19 июль кичендә Пархоменко урамы, 133/3 адресы буенча төзелә торган бинада булган. Укучы 7-8 метр биеклектән лифт шахтасына егылып төшкән.

Урынга медиклар һәм полиция килеп җиткән. Тик, кызганычка каршы, бала ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.

Бу очрак буенча Тикшерү комитеты шөгыльләнә.
13 яшьлек кыз лифт шахтасына төшеп киткән
13 яшьлек кыз лифт шахтасына төшеп киткән
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: