Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 июль 2021, 09:38

1 сәгатьтә әзер була торган кыяр тозлау рецепты.

Җиңел, гади һәм бик-бик тәмле рецепт!

1 сәгатьтә әзер була торган кыяр тозлау рецепты.
1 сәгатьтә әзер була торган кыяр тозлау рецепты.



500 гр. кыяр өчен:

Шикәр — 1 аш кашыгы
Тоз — 1 чәй кашыгы
Серкә 9% — 1 аш кашыгы
Сарымсак — 4-5 теш
Үсемлек мае 50 мл.
Укроп – теләгәнчә.

Әзерләү процессы:

1. Җылымса су белән кыярларны яхшылап юабыз. Очларын кисеп, яртылаш бүләбез. Ә аннан соң һәр 2 яртысын тагын 4 өлешкә бүләбез. Шулай алар бик тиз маринадланачак .

2. Хәзер туралган кыярлар янына тоз, шикәр комы өстибез. Шунда ук вак итеп туралган сарымсакны , укроп һәм башка тәмләткечләрне салабыз. Барысын да әйбәтләп болгатырга кирәк.

3. Бер аш кашыгы 9% серкә салып, тагын болгатабыз. Серкәне лимон согына алыштырырга мөмкин.

4. Соңгы, әмма бик мөһим ингредиент-үсемлек мае. Аны яхшылап җылытырга ( кайнап чыгарга тиеш түгел) кирәк – май кайнар булырга тиеш.

5. Кыярга кайнар майны салып яхшылап болгатабыз.

6. Кыярның өстен каплап бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: