Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк.
Кызыл һәм ак карлыган
1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су. Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, сиробын агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. Сиропны уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.
1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су.
Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, сиробын агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. Сиропны уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.