Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 июль 2021, 14:30

Башкортстан кечкенә Швейцария кебек

VI Бөтендөнья фольклориадасы CIOFF рәсми делегациясе Бөрҗән районында табигать тыюлыгын һәм Шүлгән-Таш мәгарәсен карады.

Башкортстан кечкенә Швейцария кебек
Башкортстан кечкенә Швейцария кебек

Чит ил кунаклары палеолит чорындагы тау куышлыгы сурәтләренең күчерелмәсен күреп сокланды.

– Башкортстан кечкенә Швейцария кебек. Бездә дә тау куышлыклары бар, әмма алар мондый ук искиткеч түгел. Без күргән сурәтләр зур кыйммәткә ия. Аларны күрә алуыма шатмын, – ди CIOFF (Швейцария) шәрәфле әгъзасы Сирил Ренц.

Шүлгән­-Таш мәгарәсе – археологик һәйкәл. Ул федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас булып тора һәм “Геологик һәйкәлләр глобаль реестрына кертелгән.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: