Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 июль 2021, 19:49

Венгрлар башкортча такмак башкарачак

Халык биюләр ансамбле “Кечкемет” (“Kecskemet”) VI Бөтендөнья фольклориадасына җитди әзерләнгән. Кунак ашы кара-каршы диләрме әле? Коллектив башкорт телендә җыр өйрәнгән. Венгрлар башкорт халык җыры “Карабай”ны башкарачак.

Венгрлар башкортча такмак башкарачак
Венгрлар башкортча такмак башкарачак

Фаразларның берсе буенча венгрлар белән башкортларның уртак тарихи тамырлары бар. Ул билгеле бер рәвештә фонетика һәм лексикада чагылыш таба. Бәлки шуңадыр иң музыкаль илләрнең берсендә башкорт такмакларының көен тиз отып алганнар һәм сүзләрен дә бик теләп ятлаганнар.

Коллектив көнчыгыш фестиваль округында чыгыш ясаячак. Аларны Әбҗәлил, Бөрҗән, Учалы, Сибай, Белорет халкы көтә.  Ә бүген алар милли киемнәр парадында катнашып, “Ватан” этнопаркында үтәчәк әйлән-бәйләнгә кушалачак.

– Уфа бик матур шәһәр, халкы да кунакчыл. Дөньяда коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләр шактый катлаулы. Шуның аркасында катнашыргамы-юкмы дип икеләнебрәк тордык. Әмма нәтиҗәдә тәвәккәлләдек һәм килдек. Әлегә үкенмибез, – ди Венгрия вәкиле Андрас Ласзло.

 

 
Читайте нас: