Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общество
5 июль 2021, 13:54

КӨНГӘ ӨЧ КЫЯР АШАП, СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НЫГЫТЫП БУЛА

Кыяр — диетик яшелчә, ул шешне бетерә, косметологиядә җыерчыкларны тигезләү һәм целлюлиттан котылу өчен дә кулланыла. Бер ай дәвамында көнгә өч кыяр ашап, сәламәтлекне ныгытып була.

КӨНГӘ ӨЧ КЫЯР АШАП, СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НЫГЫТЫП БУЛА
КӨНГӘ ӨЧ КЫЯР АШАП, СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НЫГЫТЫП БУЛА


Кыяр 95 % судан тора. Аның суы табигый адсорбент, ул организмны токсиннардан чистарта, агуланулардан да ярдәм итә. Бу яшелчәдә калий күп, ул бәвелне куа. Шуңа кыяр йөрәк авырулары, шешенүдән интегүчеләргә файдалы. Яшелчәдә аскорбин кислотасы, В төркеме витаминнары, кальций, фосфор, тимер күп. Ул иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта. Фолий кислотасына бай булганлыктан, артык авырлыктан коткара, ябыктыра. Кыярда йод бар, ул калкансыман биз эшчәнлегендә тайпылышлар булганда да файдалы.

Әче кыярдагы кукурбитацин матдәсенең яман шештән саклау үзлеге бар. Дәвалану өчен бакчада химикатсыз үстерелгән кыяр яхшы.

Читайте нас: