Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 июль 2021, 19:51

Гөбәдия

Камыр: савытка әзрәк он салып өстенә ярты пачка(100гр) акмай кырдым һәм валчык хәленә килгәнче уаладым, ярты стакан песок, бер чәй калагы коры чүпрә салып болгаттым. Шуңа бер йомырка, дүрт аш калагы кибет каймагы(сметана), тоз, кирәгенчә он өстәп, йомшак камыр бастым һәм эчлекне әзерләгәнче ял иттердем.

Гөбәдия
Гөбәдия


Эш барышы: майланган табага камырны җәеп салдым, юка итеп кенә бүрттерелгән дөге җәйдем, дөге өстенә песок белән буталган кызыл эремчек(корт), аннары, йөзем, песок, тоз, акмай кушылган, бүрттерелгән дөге(мин шулай яратам), аның өстенә кыргычтан пешкән йомырка кырып салдым һәм мул итеп эретелгән акмай(200гр) агыздым. Өстен бөреп, валчык сиптем һәм уртача кызулыктагы духовкада бер сәгать пешереп алдым.
Камыр искиткеч! Йомшак.

Читайте нас: