Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 июнь 2021, 10:46

Коронавирусның төп максаты кешене үтерү түгел икән

Коронавирусның төп максаты адәм баласын үтерү түгел икән! Бу хакта билгеле галим кызыклы фикерләре белән уртаклаша. 

Коронавирусның төп максаты кешене үтерү түгел икән
Коронавирусның төп максаты кешене үтерү түгел икән

Коронавирусның төп максаты адәм баласын үтерү түгел икән! Бу хакта билгеле галим кызыклы фикерләре белән уртаклаша.

Профессор Георгий Базыкин белдерүенчә, коронавирусның төп максаты һич кенә дә адәм баласын үтерү түгел, чөнки ул нәкъ менә кеше организмында яши һәм үрчи.

Галим әйтүенчә, коронавирус табигый сайлап алу законнары буенча эволюция юлыннан бара. Ул камилләшергә тырыша, аның төп максаты - һаман да күбрәк кешеләрнең организмына үтеп керү, үзенең яшәү мохитен киңәйткәннән-киңәйтү.

Базыкин белдеренчә, 2019 елның ноябреннән бирле коронавирусның әллә ничә төр мутациясе барлыкка килгән, шуңа күрә дә бүген кешеләр мутацияләр мозаикасы белән очраша. Галим фикеренчә, арытаба да COVID-19 үзгәрүдән, төрләнүдән туктамаячак, бу хәл даими күзәтеләчәк.

"Тагын ун елдан нәрсә буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый, әмма вирусның нәрсәгә омтылуын фаразлап була. Ул - бер кешедән икенче кешегә тагын да тизрәк күчү мөмкинлеге бирә торган мутацияләрне туплау", - ди белгеч.

Шул ук вакытта икенче бер төркем галимнәр, коронавирус моннан 20 мең ел элек үк Җир шарында булган, дип бара. Аның "эзләрен" Көньяк Азия кешеләренең геномында тапканнар.

Фото: interfax.ru

Читайте нас: